Үз куышың кадерле
Хөкүмәт программалары яшь гаиләләрне кайгырта
Сер түгел: гаилә коргач, яшьләрнең үзләренчә генә, үз куышларында, икәүдән-икәү генә яшисе килә. Тик фатир алу, йорт салып керү һәркемнең дә көченнән килми шул. Нәрсәгә тотынсаң да акча кирәк. Кайнана-кайната белән ишле гаилә булып торырга теләмәүчеләргә нишләргә?
– Өйләнешкәч, без тормыш иптәшем белән Мөслимдәге күпкатлы йорттан ике бүлмәле фатир карадык. Тик бу фатирны алырга безнең акчабыз җитми иде, зур процентлар белән кредитлар да аласы килмәде. Интернетта яшьләргә ярдәм итүче дәүләт программасы булуын белгәч, анда катнашу өчен документлар тутырып, районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенә тапшырдык. Фатирыбызны ипотекага алган идек, хәзер дәүләт программасы белән әлеге бурычның яртысын капларга мөмкин булачак, – дип сөйләде Алия Хөснуллина.
Дәүләт программасы “Россия Федерациясе гражданнарын уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дип атала. Тик бу программага бөтен кеше дә дәгъва итә алмый.
– Бу программа Татарстан Республикасында яшәүче яшь гаиләләр өчен эшли. Фатир алырга теләк белән генә ерак китеп булмый. Башка программалардагы кебек, торак алу өчен, иң беренче чиратта, гаиләнең торакка мохтаҗлыгы карала. Бер кешегә туры килә торган торак мәйданы 18 кв. метрдан артмаска тиеш. Программаның икенче шарты – гаиләдәге ирнең дә, хатынның да яше 35 тән артып китмәскә тиеш, – ди районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров.
Илшат Яббаров хәбәр итүенчә, яшьләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме – Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтенең төп өстенлекләреннән берсе. Әлеге программманы да гамәлгә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы куя.
– Әлеге программа яшьләр өчен бик отышлы дип уйлыйм. Үзең туып-үскән җирлектә үз куышың белән яшәү, моңа өстәп, күңелгә яткан эшең дә булса, бәхет өчен күп кирәкмени?! Яшьләр булган мөмкинлекләрдән файдаланып калырга ашыксыннар. Программа гамәлгә кергәннән бирле, ел да бер гаилә фатирлы булып килә. Әгәр торакка мохтаҗлыгыгыз булса, яшь гаиләләргә эшне озакка сузмаска киңәш итәр идем. Программаның өстенлекле ягына тукталсак, әгәр гаиләдә ир белән хатын гына булса, субсидия торак суммасының 30 проценты күләмендә кайта. Балалар булса, субсидия 35 процентны тәшкил итәчәк. Балалар саны арткан саен, субсидия күләме дә күбрәк булачак. Мөслим район җирлегендә әлеге программа буенча бер квадрат метр торакның бәясе бүгенге көндә 35407 сум тәшкил итә. Торак бәясенең суммасы квартал саен яңартылып тора, – ди Илшат Яббаров.
Әлеге программа белән кызыксынсагыз һәм сезгә 36 яшь тулмаган булса, районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз. Документларны 1 июньгә кадәр тапшырырга кирәк. Бу вакыт үткәннән соң җыелган документларны комиссия икенче елга гына карый. Гаилә документларны вакытында туплап тапшыра алган очракта, октябрь аенда ТР Яшьләр эшләре министрлыгында документларны махсус комиссия карый. Аңа кадәр документларны район Башкарма комитетының иҗтимагый-торак комиссиясе тикшерә. Программа белән яңа яисә икенчел торак сатып алырга, өй салырга, ипотека өчен алынган кредитны капларга була.
Башка бик күп программалардан аермалы буларак, бу программада катнашу өчен синең кайда, кем булып эшләвең дә мөһим түгел. Әле субсидия кайткач, мәҗбүри бер урында биш ел дәвамында эшләү дә таләп ителми. Тик шунысы мөһим: программада катнашкан кеше биш ел дәвамында бер урында гына яшәү урыны буенча теркәлгән булырга тиеш. Программада ирле-хатынлы тулы гаилә генә түгел, ялгызы гына бала үстерүче әни яисә әтиләр дә катнаша ала.
– Икеләнеп торырга кирәкми. Булыр микән, безгә бирерләр микән дип торганчы, кулыңа алырга да эшләп карарга кирәк. Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә нинди документлар җыярга, ничек дөрес һәм тиз арада субсидия алырга – бөтенесен дә аңлатабыз. Программа нигезендә, анда катнашучылар саны да чикләнмәгән. Егерме гаилә документ тапшыра икән, барысына да министрлыктан уңай җавап килергә мөмкин. Программада катнашучы гаиләләр саны күбрәк булган саен, субсидия алу мөмкинлеге дә күбрәк, – ди Илшат Яббаров.
Фото: «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев