Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Музыкага мәхәббәт берләштерә

“Холодный драйв” ансамбле кыска вакыт эчендә популярлашырга да өлгерде.

Илдар Сәгъдиев җитәкләгән ансамбльдә 8-14 яшьлек җиде бала шөгыльләнә. Алар төрле мәктәпләрдә укый. Барысын бергә җыеп шөгыльләнү кайвакыт авырга туры килсә дә, атнасына өчәр сәгать репетиция ясый алар.

– “Ык-Рок” фестивалендә безнең төркем икенче урын алды. 26 команда арасыннан беренче өчлеккә керү безнең өчен зур сөенеч һәм горурлык булды. Без фестивальдә “Алканат” төркеменең “Татар, алга” җырын башкардык. Фестивальдә безнең дебют булды. Балаларга татар эстрадасы җырларын рок стилендә башкару ошый. Бүген безнең репертуарда татарча җырлар күбрәк. Виктор Цой җырлары аерым урын алып тора. Гитарист, баянчы, барабанчы егетләр барысы да бик өметле. Музыкант булу өчен махсус белемнән тыш сәләт, омтылыш та кирәк. Минем бабам бер белемсез гомер буе баянда уйнады, аның уйнаганын тын да алмый тыңлыйлар иде, – ди Илдар.
Танылган җырчы Фирдүс Тямаев та район мәдәният йорты каршында эшләүче “Холодный драйв” вокал-инструменталь ансамбленең репетициясендә катнашты.

– Күпләр рок төркемнәре зур шәһәрләрдә, профессиональ студияләрдә, продюсерлар белән генә эшли, дип уйлый һәм ялгыша. Безнең аппаратура бик көчле, репетицияләр ясау өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. 2001 елда ансамбль оештырырга талпынып карадык. Ул вакытта иске бер бас-гитара бар иде. Яшьләр төркемен булдыру, музыкага мәхәббәт тәрбияләү максаты көчле булгандыр, 2021 елда теләгебезгә ирештек. Район башлыгы ярдәме белән музыка кораллары алынды, махсус студия ясалды. Инструменталистлар, вокалистлар белән җиң сызганып эшкә тотындык, – ди Илдар Сәгъдиев.

 Римма Афзалова фотосы.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 21 февраль санында укыгыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев