Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яшьләр тормышы

Җитмеш төрле һөнәр аз аңа!

Фәнис Бикташев – авыл егете

Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлагач, Яр Чаллы дәүләт автомеханика техникумына укырга керә. Укытучылары физика һәм математика фәннәрен су кебек эчкән егетне шушы юнәлештә укуын дәвам итәр, дип уйласа да, Фәнис техниканы да үз итә. Җәйге каникулларны да бушка уздырмый.

– Хезмәт юлымны Нижневартовск шәһәрендә бораулаучы ярдәмчесе булып башладым. Танышларым да, абыйларым да шунда эшли иде. Чит җирнең, “озын” берлекнең ымсындырган, яшьлекнең иң матур чагы! Җәйге каникуллар чорында шунда эшләп, акча туплап кайттым. Икенче елны каникулда КамАЗ заводында конвейерда эшләдем, 321нче бригадага сборщик итеп билгеләделәр. Ул бригада мин укыган юнәлештә эшли, техникага бамперлар, тәгәрмәчләр җитештерә иде. Практиканы “Агромастер” җитештерү компаниясендә үттем. Тәҗрибәле белгечләр кул астында өченче санлы цехта агрегат рамнары җыйдым, – дип сөйләде Фәнис.

Фәнис 2015нче елның 1 октябреннән район газ участогында хезмәт куя. Газ участогында слесарь булып эшләүче егет мастер дәрәҗәсенә күтәрелгән. Яңалыкка омтылу, максатларына ирешү, үҗәтлек хас Фәнискә. Кулым эш белә һәм яхшы хезмәт хакы түләнүче эш урыным бар дип тормаган – Уфа ягулык-энергетика көллиятен тәмамлаган. Бүгенге көндә дә укуын дәвам итә: Мәскәү идарә һәм җитештерү академиясенең 3 курсында белем ала.

– Кечкенәдән техникага тартылсам да, әти мине аңа бик якын китерми иде. Тик теләк булгач нишлисең?! Автомеханика техникумына укырга кергән елны ук дус егетләрнең машиналарын ремонтларга тотындым. Хәзер дә яраткан шөгылем булып кала ул. Машиналар ремонтлау өчен кулларның эш белүе генә түгел, китап белеме дә кирәк. Автомеханик белгечлеге алуым бик файдалы булды, – ди Фәнис.

Техникум тәмамлагач, Фәнис Бикташев туган авылына кайтып, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Рүзәл Миһаҗев кул астында эшләп ала. Биредә ул калайдан тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәләре ясарга өйрәнә.

– Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип белми әйтмәгәннәр. Фәниснең кулыннан килмәгән эш бар микән?! Электрик эшен дә белә ул. Чыгымчылап торган теләсә нинди техниканы “акылына китерерлек” универсаль хезмәткәр Фәнис! Телевизор, электр тегү машинасы, микродулкынлы мич, автомобиль, радиоалгыч – аның кулы тигән һәрнәрсә сәгать теле кебек эшли! Фәнис башкарган хезмәт тә киңкырлы. Газүткәргечләргә куркыныч янаучы авария булса, егетләр вакыйга булган урынга барып, күңелсезлекләргә юл куймаска тырыша. Газ хезмәтендә эшләүчеләрнең хезмәте табибларныкы кебек: көтелмәгән һәм ашыгыч! – ди район газ участогы җитәкчесе Илнар Җиһангиров.

Фәнис тормыш иптәше Эльвина белән Мөслимдә яшәп ике бала үстерәләр. Әтиләре техника белән мәшгуль булганда, Мәрьям һәм Самир аның артыннан бер тотам да калмый.

– Яраткан эшең, яраткан гаиләң булу турында һәр кеше хыяллана. Минем хыялларым чынга ашты. Алга таба да үзем яшәгән җирлеккә файдалы кеше булырга язсын! – ди Фәнис.

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәте архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев