Бүгеннән – киләчәккә
Татарстанда “Алдынгылар хәрәкәте” Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең киләчәк үсеше хакында сөйләштеләр
2022 елда Россия Президенты В.В. Путин Указы нигезендә “Алдынгылар хәрәкәте” бөтенроссия оешмасы төзелгән иде. Татарстанда әлеге хәрәкәт 2023 елда үз эшчәнлеген башлап җибәрде.
ТР Рәисе ярдәмчесе, оешманың төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов агымдагы елда Алдынгылар хәрәкәте алдына куелган бурычларга аерым тукталды:
– Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә, шулай ук Ватанны саклаучылар елы исеме астында узачак әлеге елыбыз. Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучылар Татарстанда уздырылучы чараларда актив катнашачак. 9 майда хәрәкәтнең үзенең парад расчеты булачак. Егетләр саны турында әлегә фикер алышабыз, әмма стандарт зурлыкка тукталырбыз дип уйлыйм, ул – 64 кеше. Шулай ук берничә тематик чара оештыру уебыз да бар. Шуларның берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен “Туганнар-Яратканнар” форумы. Әлеге форумга махсус хәрби операциядә катнашучыларның 300 гаиләсен җыярга ниятлибез. Балалар өчен мастер-класслар оештырылачак, шулай ук спектакль күрсәтеләчәк. Ә ата-аналар өчен – экспертлар белән очрашу булачак, алар әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк, – диде.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 7 февраль саныннан укыгыз.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев