21-22 ноябрь көннәрендә Лаеш районының «Йолдызлы» ял базасында чын мәгънәсендә иҗади бәйрәм мохите гөрләде!
Әлеге чарада Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең «МИрас» вокаль-инструменталь ансамбле (җитәкчеләре - Гөлназ Йосыпова) катнашты
21-22 ноябрь көннәрендә Лаеш районының "Йолдызлы" ял базасында чын мәгънәсендә иҗади бәйрәм мохите гөрләде! Биредә Рөстәм Бикмуллин исемендәге "Бикафест" XXIV республикакүләм яшьләр җыр-шигърият фестивале узды. Әлеге чарада Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең «МИрас» вокаль-инструменталь ансамбле (җитәкчеләре - Гөлназ Йосыпова) катнашты.
"Җыр-моң һәм нәфис сүз сәнгате белән янып йөрүче яшьләр жюри алдында чыгыш ясады, язучылар, шагыйрьләр, музыкантлар катнашучылар өчен остаханәләр уздырды, ә инде фестивальның гала-концерты һәр тамашачыны яңа иҗат җимешләренә илһамландырды. "БикаФест" сәхнәсендә мираслылар якташыбыз Рүзәл Минһаҗев сүзләренә Марат Галимов язган "Егет без!" җырын башкарып тамашачыларның һәм жюри әгъзаларының йөрәкләрен яулады: гала-концертта чыгыш ясап, призлы 3 урын алды. МИраслыларның берничәсе үзләре иҗат иткән җырларын гитарада уйнап, "Автор-башкаручы" номинациясендә чыгыш ясады. Талантлы укучыларыбыз аеруча аерылып торды. "Мөслимем - гүзәл ягым" уникаль композиция авторы һәм башкаручысы Айсылу Гәрәева мактаулы 3 урынны яулады. Ринат Максутов - 3 урын иясе, тамашачыларны үзе язган "Мәхәббәт" җырының ихласлыгы белән таң калдырды. "Туган як" җырын иҗат иткән автор-башкаручы Самир Кадыйров, барлык жюри әгъзаларын үзенә җәлеп итеп, 2 урынга лаек булды. Районыбызның сәләтле яшьләренә - "МИрас" төркеменә Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, "Алдынгылар хәрәкәте" оешмасының республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов рәхмәт сүзләрен җиткерде, район башлыгы белән очрашуда "ИкФолк" видеоларын карап фикер алышканнарын, яшьләргә бар яктан да сәләтләрен ачарга терәк булуын, район башлыгы Альберт Хуҗинга хөрмәтен белдерде, киләчәктә дә "Сәләт" проектларында мөслимлеләрне зур түземсезлек белән көтеп калуларын әйтте", - дип хәбәр итә Гөлназ Йосыпова.
Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев