Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Сыр турында

Җитештерү үзенчәлекләренә карап, сырлар берничә төркемгә бүленә.

 

Сыр - иң борынгы ашамлык. Кешеләр сырны йорт хайваннары үрчетеп, алардан сөт ала башлаган чорларда ук ясый башлаганнар. Алар сөтнең әчүен, әлеге әчегән сөтне эчәргә яраганлыгын һәм, аны сыгып, эремчек суы һәм эремчек аерып алу мөмкинлеген белгәннәр. Әгәр эремчекне, хуш исле тәмләткечләр өстәп, учакта какласаң, шуннан соң тозлыкта тотсаң, бик тәмле ризык барлыкка килә. Иң беренче сыр нәкъ менә шул рәвешле ясалган.

Җитештерү үзенчәлекләренә карап, сырлар берничә төркемгә бүленә:

1. Каты сырлар иң күп җитештерелә һәм кулланыла торган сырлардан санала. Андый сырларга өлгерер ечен ике айдан сигез айга кадәр вакыт кирәк. Өлгерү вакыты никадәр озаграк булса, сыр шулхәтле тәмлерәк һәм файдалырак була. Каты сыр замазка кебек үзләнеп тора икән, димәк, ул өлгереп җитмәгән санала. Андый сыр бары пицца пешерергә генә ярый. Каты сыр тишекле булырга тиеш.

2. Тозлыкта тотылган сырлар рәтенә «Брынза», «Сулугуни» керә. Алар тозлыкта 25 көн тотылганнан соң өлгерә һәм шунда саклана да. Мондый кыска вакыт эчендә сырда «күзләр» барлыкка килә алмый.

3. Йомшак сырларның, каты сырлар белән чагыштырганда, консистенциясе йомшаграк һәм сыеграк була. Әлеге төр сырлар зур түгел, масса авырлыклары 200-500 граммны тәшкил итә.

4. Эретелгән сырлар - эшкәртелгән сырлар. Аларны өлгергән сычужиналы сырларга төрле кушылмалар, эреткеч тоз, сөт ризыклары кушып җитештерәләр. Эретелгән сырларга эретелгән татлы сыр («Омичка»), эретелгән казылык сыман, эретелгән паста сыман («Дружба», «Янтарь»), эретелген кисәкле сырлар («Орбита», «Городской») һ.б. керә.

5. Өлгермәгән сырлар өлгерү стадиясен үтми. Алар үзләренең ак төсләре, әчкелтем һәм йомшак консистенцияләре белән күбрәк эремчекне хәтерләтә.

Сырны үзенчәлекле исле азык-төлек белән бергә сакларга рөхсәт ителми.

Фото – «Мөслим-информ»нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев