Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Мәскәүләр тотса якаң!..

Тат. Шуран почта бүлегенең “мәрхүм” булганына ярты ел. Ул заманында почта гына түгел, кибет тә булды. Хәзерге көндә хатлар китерү, түләүләр башкару һәм башка төр язу-сызу эшләрен алып баручы юк, чөнки почта бүлеге ялда. Җитәкче табылса, почта эшләячәк, ди.

Безнең Крәш. Шуран почта бүлеге җитәкчесе Фәнзилә Идиятуллина почта системасында бик күп еллар һәм бик яхшы эшләде. Аның яныннан халык өзелмәде, ул һәркем белән яхшы мөгамәләдә булды. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда. Фәнзилә Идиятуллинага без бик рәхмәтле!

Авылларда Россия саклык кассасы ябылгач, газ, электр энергиясе, чүп, төрле салымнар, иминиятләштерү һ.б. бик күп түләүләрне авыл почтасына кереп түләдек. Хәзер почта да эшләүдән туктады. Киләчәктә ачылырмы – билгесез. Почта бүлекчәсенә эшкә кем генә килер икән, анда хезмәт хакы түбән бит! Район җитәкчелеге бу мәсьәләне игътибарга алсын иде. Почтага кибет итеп түгел, почта итеп карарга иде! Ачның күзе бервакытта да туймый. Газета-журналларны һәм түләү кәгазьләрен Илфак Галимов тарата, пенсияләрне, документларны өйгә үк китереп бирә, аның эшенә тел-теш тидерерлек түгел. Крәш. Шуранны беткән авыл дип санамаска, почтаны эшләтергә иде. 

Зариф Гарифуллин. Тат. Шуран авылы.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел, 12 апрель санында
 

Фото – «Мөслим-инфор» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев