Тәмлетамак
-
Ландыштан – чия вареньесы
Һәркем үзе үстергән бакча нигъмәтләреннән кышка витаминлы кайнатмалар, желелар әзерләү белән мәшгуль. Сезгә Мөслимдә яшәүче Ландыш Солтановадан чия вареньесы рецептын тәкъдим итәбез. “Чия кайнатмасы дерелдәп торганда бик тәмле була”, – ди Ландыш.
-
Чебурек
Камыр ризыкларын һәркем яратып ашый. Майда кызганнары бик файдалы булмаса да, тәмле! Райондашыбыз Ландыш Ганиевадан чебурек рецепты тәкъдим итәбез.
-
Виктория пирогы
Бакчада беренче булып өлгергән виктория җиләгеннән кайнатма да ясыйлар, компот та ябалар. Виктория җиләгеннән пирог та бик тәмле килеп чыга. Райондашыбыз Наилә Шәймәрдановадан тәмле пирог рецептын тәкъдим итәбез.
-
Өлеш
Өлеш – татар милли ризыгы. Икенче төрле әйтсәк, “кечкенә бәлеш. Аны яратмаган кеше сирәктер.
-
Сырлы аш
“Көнгә бер мәртәбә шулпа эчмәсәң, тамак туймый”, – ди күпләр. Хәзер ашның нинди генә төрләре юк! Метрәй авылында гомер итүче Әлфия Миңнуллина бик тәмле аш рецептын тәкъдим итә. Бу аш Германиядә бик популяр санала.
-
Гөлнурдан – голубцы
Сәфәр авылында яшәүче Гөлнур Мирзаһитова: “Быел бакча уңышы мулдан булды”, – ди. Гөлнур апаның бакча нигъмәтләреннән әзерләнгән голубцы рецептын тәкъдим итәбез.
-
Кышкы салат
Уңган кызлар бүгеннән үк кышка әзерләнә. Райондашыбыз Лилия Солтановадан сезгә тәмле һәм туклыклы салат рецепты тәкъдим итәбез.
-
Ташкабак һәм болгар борычы кабымлыгы
Ольгино авылыннан Татьяна Шахмаева бакча нигъмәтләреннән төрле ризыклар әзерләргә ярата.
-
Балан пирогы
Балан пирогын бик күпләр ярата. Салкын көннәрдә әчкелтем-баллы балан пирогы белән чәй эчүгә ни җитә?!
-
Гөбәдия
«Гөбәдияне яратмаган кеше юктыр ул. Балаларым - аның кортын, үзем камырын яратып ашыйм. Кунакка бара башласаң да, бәйрәм табыны өчен дә менә дигән ризык ул гөбәдия! Мин аны соңгы арада зур бәлеш формасында түгел, ә кечкенә порцияләр белән пешерә башладым,» - ди Мөслимдә яшәүче Наилә Шәгалиева.
-
Зөлфирәдән – джем
Миләштән витаминлы сироп, компот, варенье, как, шәраб, ликерлар әзерләп була. Райондашыбыз Зөлфирә миләштән бик тәмле итеп джем әзерли. Рецептын сезнең белән дә уртаклашабыз.
-
Эремчек бәлеше
Эремчектән тәмле шарчыклар, төрле камыр эшләнмәләре пешерергә була. Эремчек бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.
-
Аджапсандали
Аджапсандали – бик тәмле грузин ризыгы. Туклыклы рецептны безгә райондашыбыз Лилия Нуриева тәкъдим итте.
-
«Виктория» пирогы
Бакчада җиләк өлгергән вакыт, димәк «Виктория» пирогы рецептын тәкъдим итү урынлы булачак.
-
Дымлама
Райондашыбыз Элиза Гыйздәтованың пешерә белмәгән ризыгы юктыр. Яшь кенә булса да, аш-суга осталыгы сокланырлык. Элизаның дымламасы аеруча тәмле килеп чыга.