Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Гөмбәдән икра

Бу көннәрдә райондашларыбыз гөмбә белән мәш килә: тозлый, маринадлый, кыздыра. Гөмбәдән икра да әзерләп була икән! Лилия Сафиуллина гөмбәдән тиз ясалучы икра рецептын тәкъдим итте.

Кирәкле ингредиентлар: 2 килограмм үзегез яраткан гөмбә (мин баллы гөмбә – опята белән эшләдем), уртача зурлыктагы бер кишер, артык зур булмаган ике суган, сарымсак, 2 чәй калагы тоз, борыч, аш серкәсе,  0,5 стакан үсемлек мае.

Әзерләү тәртибе. Гөмбәне ике мәртәбә 10-13 минут кайнатып, суын түгәбез һәм чайкыйбыз. Гөмбәне блендер яисә иттарткыч аша үткәрәбез. Суган белән кишерне тирән табада үсемлек маенда кыздырабыз. Шуның өстенә гөмбәне салабыз һәм өстен каплап 10-15 минут кыздырабыз. Пешеп чыгар алдыннан тоз, кара борыч, вакланган сарымсак, аш серкәсе өстибез. Икраны стерильләштерелгән банкаларга салып, капрон яисә калай капкач белән ябабыз. Гөмбә икрасы суыткычта саклана. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев