Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тутырылган тавык

Тавыктан төрле ризыклар пешерергә була. Райондашыбыз Мария Латыпова тутырылган тавык рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: уртача зурлыктагы бер тавык, 3-4 йомырка, ярты стакан сөт (125 миллилитр), тәменчә тоз, борыч, яшел тәмләткечләр һәм пешкәч тавыкны бизәр өчен үзегезгә ошаган яшелчәләр.

Әзерләү тәртибе. Тавыкны салкын суда юабыз һәм, сөлге белән киптереп, тутырганда тугланган йомырка агып чыкмасын өчен муен тиресен җеп белән тарттырып бәйлибез. Тиресен ертмыйча, бот, сырт, түш тирәләреннән, тирене итеннән аерабыз. Савытка йомырка сытабыз, сөт өстибез, тоз, борыч сибеп, яхшылап болгатабыз. Әлеге катнашманы әкрен генә ит белән тире арасына агызабыз. Тавыкны тутырганнан соң, тирене тегеп йә теш чистарткыч таяк белән эләктереп куябыз. Тавыкның тиресе шартламасын һәм формасы саклансын өчен аны, марляга төреп, кайнап торган тозлы суга салабыз һәм акрын утта 1,5 сәгать пешерәбез. Тавык кайнар шулпада кабарып китсә, тиресен берничә урыннан нечкә энә белән тишеп, һавасын чыгарырга кирәк. Тутырылган тавыкны яшел тәмләткечләр һәм төрле яшелчәләр белән бизәп табынга бирәбез. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Мария Латыпованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев