Суган пәрәмәче
Майда кыздырылган суган пәрәмәче рецепты белән танышыгыз.
Беренче эш итеп камыр куярга. Камыр җиңел булсын өчен суга гына басарга. Ярты стакан җылымса суга бер бал кашыгы шикәр комы, 5 грамм коры чүпрә салып болгатырга һәм күпертеп алырга. Аннары тагын бер стакан җылымса су, ике йомырка, 100 грамм ак май, 0,5 бал калагы тоз, чама белән он салып камыр басарга. 1,5 сәгатькә җылы урынга кабарырга куярга.
Эчлек өчен: яшел суган, 4 йомырка, 4-5 кашык эретелгән ак май, чама белән тоз. Вак җәймәләргә 1,5 аш кашыгы эчлек салып пәрәмәчләр ясарга. Пәрәмәчнең яртысы күмелерлек күләмдә үсемлек маен кыздырырга, акрын гына пәрәмәчләрне майга салырга, ике ягын да кыздырып алырга һәм артык маен саркыту өчен калын салфеткаларга куярга. Кабарып пешкән суган пәрәмәчләре бик тәмле булачак.
Фото - Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев