Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кетчуп ясау

Помидордан кетчуп ясарга тәкъдим итәбез. Кибетнекенә караганда тәмлерәк тә, файдалы да, очсыз да.

Быел помидор бик уңды. Ашадык та, тозладык та, салатлар да ясадык. Сезнең игътибарга тагын бер төрле помидор ризыгы тәкъдим итәбез. Моның өчен 3 кг помидор, 250 гр суган, 500 гр алма пюресы, борычлар катнашмасы алына. Помидор белән суганны иттарткычтан чыгарабыз, алдан әзерләп куелган алма пюресын салып бер сәгать кайнатабыз. Борычларны марляга төйнәп шушы массада кайнатабыз, банкаларга бушатканда, алып куябыз. Пешеп чыгар алдыннан блендер белән болгатабыз, шулай эшләгәндә куерак була. Сүндерер алдыннан 3,5 - 4 аш калагы песок, 1 аш калагы тоз өстибез, иң соңыннан 50 гр уксус салабыз. Кайнар кетчупны стерильләштерелгән 0,5 л банкаларга тутырып, салкынча урынга сакларга куябыз. Хәер, озак сакларга да кирәк түгел, суыну белән ашый башларга мөмкин.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев