Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тәмле салат

Райондашыбыз Ландыш Ганиева бик популяр салат рецептын тәкъдим итә. Бу салат кышкы саклауга түгел, бүген ясап ашар өчен бик тәмле.

Кирәкле ингредиентлар:  800 грамм кишер, 400 грамм кыяр, бер кечкенә татлы борыч, 2 тырнак сарымсак, 1 чәй калагы төелгән борыч, 1 чәй калагы төелгән кориандр, 1 аш калагы аш серкәсе, 1 чәй калагы исле май һәм табада җылытылган 50-70 грамм чистартылган көнбагыш мае, 1 чәй калагы шикәр комы.

Әзерләү тәртибе. Кишерне озынча итеп угычта кырабыз. Кыярны озынча һәм вак итеп турыйбыз, сарымсакны пресс аша изеп чыгарабыз, тәмләткечләр салабыз һәм майны кайнарлатып сарымсак өстенә салырга кирәк. Әйбәтләп болгатабыз һәм суыткычка куябыз. Бу салат салкын килеш тәмлерәк була. Табынга салатны төелгән бәрәңге яисә башка гарнир белән бирергә була.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

 Фото – Л.Ганиеваның шәхси архивын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев