Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Җиңсәдәге ит

“Ит ашамасам, тамак туймый”, – ди кайберәүләр. Бик тәмле икенче аш – җиңсәдәге итне пешереп карагыз әле. Аның рецептын райондашыбыз Резеда Хәбибуллина тәкъдим итте.

Кирәкле ингредиентлар: 500 грамм сыер ите, уртача зурлыктагы 5 бәрәңге, артык зур булмаган 2 кишер, 1 болгар борычы, 1-2 суган, 3-4 тырнак сарымсак, уртача зурлыктагы 5 шампиньон гөмбәсе, 4 аш калагы соя соусы, шул ук күләмдә көнбагыш мае, тоз, борыч, хмели-сунели тәмләткече.

Әзерләү тәртибе. Итне һәм яшелчәләрне эре шакмаклап турыйбыз. Барысын да яхшылап болгатабыз, тәмләткечләрне кушабыз да, җиңсәгә (рукавка) тутырып, 180 градускача кыздырылган духовкада 1 сәгать 20 минут пешерәбез. Аннары, пакетның өстен ачып, тагын 10 минут пешерәбез.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото - Р.Хәбибуллинаның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев