Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Десерт

Райондашыбыз Гөлфинә Шәйгарданова өй шартларында да бик җайлы әзерләнүче банан һәм эремчек десерты рецептын тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: 300 грамм эремчек, уртача зурлыктагы 5 банан, 150 грамм каймак, 3 йомырка, 5 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы он һәм бер чеметем тоз.

Әзерләү тәртибе. Өч бананның кабыгын чистартып, блендерда әйләндерәбез һәм эремчек кушып, кабат болгатабыз. Барлыкка килгән массага шикәр комы, тоз, он өстәп күпертәбез. Катнашмага йомырка һәм каймак өстәп, янәдән болгатабыз. Барлыкка килгән массаны формага агызабыз һәм 150 градуска кадәр кызган духовкада 1 сәгать 10 минутлап пешерәбез. Суынгач, суыткычка куябыз. Калган ике бананны юка итеп түгәрәкләп кисеп, десертның өстен бизибез. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото –  Г. Шәйгарданованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев