«12 кашык» бисквиты
«12 кашык» бисквиты әзерләү ысулы
3 йомырканы яхшылап туглап, аңа 12 аш кашыгы шикәр комы өстәгез һәм блендер белән 2 минут күпертеп алыгыз.
Әлеге массага 12 аш кашыгы сөт, 12 аш кашыгы үсемлек мае, ярты лимон согын өстәп, тагын туглагыз. Аннары 12 аш кашыгы он, 1 кап камыр күперткеч салып, тагын болгатыгыз.
Әзер камырны, майланган табага салып, 180–200 градуска кадәр җылытылган мичтә 20–25 минут чамасы пешерегез.
Фото - Татар-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев