Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Хезмәтебез уңыш бирсен, эшләребез уң булсын! Ватанпәрвәрлек

Кеше авырлыкта сынала, диләр. Район халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрлечә ярдәм итә.

Егетләргә җибәрү өчен өй токмачы басып кисүчеләр, ит, яшелчәләр киптерүчеләр, тушенкалар ясап җибәрүчеләр бар. Оекбашлар, бияләйләр, башлыклар бәйлиләр, чәкчәк пешерәләр, үлән чәйләре киптерәләр, хәтта окоп шәмнәре дә ясыйлар. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен автомобильләр ремонтлап озатучы егетләр бар. Кайбер авылларда маскировка челтәрләре үрделәр, махсус киемнәр тектеләр. Мәктәп укучылары хәрби операциядә катнашучыларга хатлар язды, җырлар яздырылган флешкалар әзерләде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештыруда Рүзәл Минһаҗевның хезмәте зур. Рүзәл хәрби операция зонасына 13 тапкыр ярдәм илтте. Аның үрнәгендә башка егет-кызлар да волонтерлар хәрәкәтенә кушылды. 
Лисичанск шәһәренә дә гуманитар ярдәм йөге озатылды. Бүгенге көнгә район 30 млн сумлык ярдәм оештырды.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев