Хәтер һаман яңара
Мөслим районыннан киткән 113 асыл егетнең алтысына Туган нигезләренә әйләнеп кайтырга насыйп булмады
15 февральдә Россиядә Ватаныннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көн совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган. Шул уңайдан районның мемориаль комплексында тантаналы митинг үтте. Анда район башлыгы Альберт Хуҗин, әфганчылар, локаль сугыш ветераннары, оешма-предприятие коллективлары, мәктәп укучылары катнашты.
Яшь буынга патриотик тәрбия бирү һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Туган илгә һәм туган җиргә карата мәхәббәт тәрбияләү, патриотизм – бүген актуаль булган мәсьәләләрнең берсе. Иң элек мәйданга яшь армиячеләр парад белән узды. Паркны яңгыратып, РФ һәм ТР гимннары уйнады.
Шулай ук патриотик сюжет: https://vkvideo.ru/video-78072920_456242572
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев