Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Тимердәй көчле Диктат

Диктат Мәхмүтов – Торыш авылы егете. Махсус хәрби операция башлангач, районда беренчеләрдән булып контракт нигезендә хезмәт итәргә киткән ир-егеткә – 59 яшь! Ул “Тимер” батальонында хезмәт итә.

Диктат Мәхмүтов – Торыш авылы егете. Махсус хәрби операция башлангач, районда беренчеләрдән булып контракт нигезендә хезмәт итәргә киткән ир-егеткә – 59 яшь! Ул “Тимер” батальонында хезмәт итә. Бүгенге көндә ул – кыска вакытлы ялда.

– Татарстанда теләге булган һәркемнең исеме билгеле батальонга язылу мөмкинлеге бар, дигәч, ике уйлап тормадым, Ватан алдындагы бурычымны үтәргә киттем. Ләкин бу теләге булган һәр кеше контракт буенча хезмәт итә ала дигән сүз түгел. Физик һәм психологик параметрлар буенча туры килүең кирәк, – ди Диктат абый.

Райондашыбыз – физкультура укытучысы. Мәктәпне тәмамлагач, төз гәүдәле, спортның бик күп төрләрен үз итүче егет Әлмәт физкультура техникумына юл тота. Диплом алгач, укуын Волгоград институтының Яр Чаллы филиалында читтән торып дәвам итә. Хәрби хезмәтне Венгрия якларында үтә. Тойгелде һәм Симәк мәктәпләрендә физкультура укытучысы булып эшләгәндә аның укучылары күп бәйгеләрнең җиңүчесе була.

– Җирлектә иң көчле спортчыларның берсе ул – Диктат. Сабантуйда оештырылучы йөгерешләрдә аны узган кеше булмады. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнде, кулыннан бар эш килә. Җир алып, маллар да тотты, читкә чыгып та эшләде. Контракт төзеп китәргә теләк белдерүе – зур егетлек! Махсус хәрби операция башлангач, очрашулар үткәрдек, аңлату эшләре алып бардык. Нигездә яшьләрне җыйсак та, Диктат Мәхмүтов андый чараларның берсеннән дә читтә калмады. Мөслимгә төшеп кирәкле мәгълүматны һәм документларны туплады да, контракт төзеп китеп тә барды. “Илкүләм җаваплы миссия. Ир-егетләрне барыбер чакырырлар, калдырмаслар. Ватан алдындагы бурычымны үтәргә барам”, – дип, хезмәт итүне үз бурычы кебек кабул итеп, Диктат хәрби операциягә китте, – ди Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садретдинов.

Диктат абый узган елның октябрендә контракт төзегән. Төгәл бер елдан соң ул туган авылына кыска вакытлы ялга кайткан.

– Курку хисен җиңмәсә, ир-егетнең егәрлеге бетә. Безнең “Тимер” батальонын көчле рухлы егетләр тәшкил итә. Һәрберебезнең үз билгеләре, тамгалары һәм шевроннары бар. Батальоннар Татарстан егетләреннән тора. Бу махсус шулай эшләнгән. Егетләрнең иңне-иңгә куеп сафка тезелүе, бер-берсен белүе, бурычларны бер йодрыкка тупланып үтәүләре мөһим бит! Акча өчен түгел, андагы халыкны җәберләүләренә түзмичә киттем. Безнең батальонда бөтенесе бер-берсенә терәк, – ди Диктат абый.

Диктат абыйның исән-сау әйләнеп кайтуын кызлары, оныклары, туганнары зарыгып көтә. Райондашыбыз контракт төзеп хәрби хезмәткә китүе белән тимер кебек нык булуын тагын бер кат раслады.

– Туганыңны ут эченә озату бик авыр. “Барма!” – дип ялынып та, ачуланып та карадык. Диктат энем беркемне дә тыңламады. Физик яктан зур әзерлекле булуы аңа авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәдер. Алтмышка җитеп килсә дә, егетләрчә төз гәүдәле, әбиләр әйтмешли, “дастуен” егет әле ул! Аңа ияреп, мин дә йөгереп карадым, кая ул?! Көче ташып торган сәламәт тәненә Аллаһы Тәгалә алга таба да сәламәтлек бирсен! – ди Диктат абыйның туганы Фәнзилә апа.
Фото  – Д.Мәхмүтовның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев