Махсус хәрби операциядә 300гә якын райондашыбыз катнаша
Анда 28 райондашыбыз батырларча һәлак булды
Рус Шуган – махсус хәрби операциягә иң күп егетләрне озаткан авыл җирлеге. Җирлектән 24 егет мобилизацияләнеп яисә контракт нигезендә хезмәт итә.
Махсус хәрби операция халыкны бер йодрыкка туплады. Район хакимияте һәм райондашларыбыз ярдәме белән хәрбиләргә 19 квадрокоптер алынды. 16 җиңел машина, 27 мотоцикл, квадроцикл, машиналарга запас частьлар һәм тәгәрмәчләр, 15 тепловизор, 17 җылыткыч, күчмә мунча һәм мунча мичләре, дроннарны билгеләгеч озатылды. Су мичкәләре, генератор, бензин пычкылары, дару препаратлары, буржуйкалар, төзелеш материаллары, гигиена чаралары һәм азык-төлек тә җибәрелә. Хәрбиләргә ярдәм җыюда Мәлләтамак, Яңа Усы, Рус Шуган, Баланлы, Түбән Табын, Әмәкәй, Тат. Бүләр, Үрәзмәт, Тойгелде, Олы Чакмак авыл җирлекләре, Җәмигъ мәчете зур ярдәм күрсәтә. Мөслимлеләргә Сарман, Минзәлә, Азнакай, Актаныш районнары волонтерлары да кушылды.
Ярдәм җыю пунктына әйләнгән Мәлләтамак мәдәният йортында эшнең тукталганы юк. Ирле-хатынлы волонтерлар Людмила Игошева белән Рушад Рөстәмов хәрби операциядәге райондашлар белән элемтәдә тора һәм ярдәм оештыра. Узган атнада 23нче тапкыр ярдәм озатылды.
Соңгы ике-өч елда волонтерлар саны артты. Алар егетләргә ярдәм итүнең төрле юлларын эзлиләр. Баланлы авылыннан Фәния Хафизова, Тойгелдедән Нурия Гыйльфанова, Игенчедән Сәкинә Габдуллина, Яңа Усыдан Валентина Игошева һәм башка волонтерлар “коры душ”лар, окоп шәмнәре ясый, “леший” костюмнары, маскировка челтәрләре үрә. Ит һәм яшелчәләрне киптереп ясалган әзер ашлар, үлән чәйләре, кием-салым җибәрелә.
Мәктәп укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә хатлар яза, открыткалар җибәрә. Балалар быел Яңа ел күчтәнәчләре дә әзерләде.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев