Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Ватанпәрвәрлек

Локаль сугыш ветераннары истәлегенә

Яңа Усы авылында Виктор Сергеев истәлегенә элмә такта куелды.

21 июнь көнне Яңа Усы авылында истәлекле чара узды. Бу көнне Чечен республикасында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Сергеев Виктор Ивановичның туган йортына элмә такта куелды.

Чарада район җитәкчелеге, Әфган сугышы, локаль сугышлар һәм хәрби хезмәт ветераннары, Яңа Усы авылы халкы һәм мәрхүмнең туганнары, сыйныфташлары һәм дуслары катнашты.

Чара барышында район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Чечня конфликты ветераннарының район хәрәкәте җитәкчесе Айдар Гыйбадуллин, Виктор Сергеевның укытучылары, сыйныфташлары һәм якыннары чыгыш ясады. Чараны районның иҗтимагый Совет рәисе Рушат Солтанов алып барды. Элмә тактаны ачканнан соң, В. Сергеев истәлегенә чәчәкләр салынды.

Фәридә Гайнетдинова репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев