Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Чираттагы гуманитар ярдәм

Егетләребезгә район халкы бердәм булып чираттагы гуманитар ярдәм әзерләде.

Батырларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм әзерләнде.

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә туган якларыннан ярдәмне райондашларыбызга кушылып бар Татарстан җыйды. Һәр кешенең нияте бер - солдатларның тормыш шартларын аз булса да җиңеләйтү, аларга туган як җылысын җиткерү.

Мәдәният учакларында маскировкалау челтәрләре һәм киемнәре, аш-су, җылы оекбашлар, окоп шәмнәре ясалды, автосервиста УАЗ машинасы җыелды, "Агромастер" җәмгыятендә ашарга җылыту өчен кечкенә мичләр, оста куллы егетләр мобиль мунча әзерләделәр. Гуманитар ярдәм җыю пунктына медикаментлар, егетләр өчен көндәлек кирәк-ярак  бик күп тупланды.

Урамда көчле салкыннар булуга карамастан, волонтерлар Мәлләтамак мәдәният йортына агылды, җыелган әйберләрне тәртипләп тутыру белән шөгыльләнде. Район хакимияте коллективы белән йөрәге кушуы буенча килгән бик күпләр әлеге җыелган ярдәмне төяделәр.
Ярдәмнәре өчен һәр кешегә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Фотолар - район администрациясе матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев