Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Ватанпәрвәрлек

Бүген Әмәкәй авылында истәлекле чара узды

Әфган сугышы ветераны Гаяз Исмәгыйлев яшәгән йорт диварына элмә такта куелды

Чарада Мөслим районы җитәкчелеге, Әфган сугышы ветераннары, район җәмәгатьчелеге, Әмәкәй авылы халкы, Әмәкәй гомуми белем бирү мәктәбе яшь армиячеләре һәм Г. Исмәгыйлевнең якыннары катнашты. 

Чара РФ һәм ТР гимнары белән башланып китте. Алып баручылар Рушат Солтанов һәм Равил Тимкин чарада катнашучыларны Республика көне уңаеннан тәбрикләделәр. Район башлыгы Альберт Хуҗин батыр уллар үстергән Флүрә Исмәгыйлевага һәм Гаяз Исмәгыйлевнең тормыш иптәшенә чәчәк букетлары тапшырды. Әфган сугышы ветераннарына һәрвакыт актив булганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Тантаналы чарада чыгыш ясаучылар күп булды. Аларның һәркайсы Гаяз Исмәгыйлевнең игелекле, ярдәмчел һәм батыр йөрәкле ир-егет булуын билгеләп үттеләр. 

Элмә тактаны Альберт Хуҗин, Данил Госманов, Гаяз Исмәгыйлев һәм аның хезмәттәшләре ачты.

Элмә такта ясату чыгымнарын Әмәкәй авылыннан шәхси эшмәкәр Мияссәр Шәрипов күтәрде. Чара әфганчыларның гимнына әйләнгән җыр белән тәмамланды.

Фәридә Гайнетдинова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев