Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Беләзек бәладән коткара

Мөслим гимназиясе укучылары махсус хәрби операциядәге егетләргә тиз сүтелүче 42 данә па- ракорд беләзек бәйләп җибәргән. Беләзек бәйләү тәртибен балаларга укытучы Ландыш Солтанова һәм хуҗалык мөдире Ләйсән Солтанова өйрәткән.

– Паракорд беләзегенә ныклы трос яшерелгән. 4 метр озынлыктагы универсаль бау белән тозак корырга, балык тоту ятьмәсе буларак яисә ышык урын төзү өчен тент буларак кулланырга була.

Паракорд беләзек ярдәмендә юлны билгеләргә, берничә әйберне бәйләп куярга, рюкзак яки киемнәрне ремонтларга да мөмкин. Беләзекләр аяк- кулларны тарттыру өчен турникет буларак та хезмәт итә ала. Аны теш чистарту өчен дә кулланалар, дип ишеттек, – ди Ландыш Солтанова.

Ландыш Солтанова гимназиядә рәсем һәм хезмәт дәресләрен укыта. Төрле әйберләр уйлап табарга, кул астындагы материаллардан файдалы әйберләр эшләргә ярата.

– Ышанычлы тросны куда беләзек рәвешендә йөртү бик уңайлы. Беләзекләр паракорд баудан үрелә. Ул – нейлоннан ясалган җиңел полимер шнур. Мондый шнурларны элек һава десанты гаскәрләрендә парашют стропаларында кулланганнар. Соңрак әлеге аксессуарны башка хәрбиләр дә куллана башлый. Беләзек белән яралыларны ташыганда тагылмаларны яисә шинаны зарарланган аякка беркетергә, жгут итеп кулланырга мөмкин.

Лилия Шәймиева

Ландыш Солтанова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 29 март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев