Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Ватанпәрвәрлек

Батырлар мәңге яши!

Яңа Усы авылы егете Виктор Сергеев яшәгән йортка элмә такта куелды

Өстәлгә куелган фотодан сабый баладай бәхетле елмайган, әле тормышның куркыныч мизгелләре белән очрашмаган 20 яшьлек егет карый. Гүя ул, туган йортына килүчеләрне сәламләп: “Мине искә алырга килдегезме? Онытмавыгыз өчен рәхмәт! Әнә, әнием дә сезне каршы алырга чыккан. Сыйныф җитәкчебез дә килгән! Мине тәртипсез булды, дип сөйләмәссез инде, Александр Геннадьевич! Сыйныфташларым да монда икән. Еламагыз әле, без бит мәктәп елларында гел шаяра, көлә идек, шаян, тиктормаслар идек”, – дип әйтә сыман.

21 июньдә Яңа Усы авылы халкы гына түгел, район җитәкчелеге, локаль сугышларда катнашучылар, хәрби хезмәт ветераннары Чечен республикасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Виктор Сергеевның туган йортына элмә такта кую тантанасына җыелды.

– Район халкының язмышы ил язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Илдә барган вакыйгаларның берсе дә урап үтми. Шатлыгын да, кайгысын да, җиңелен дә, авырын да райондашларыбыз ил халкы белән бергә күтәрде, бергә кайгырды, бергә шатланды. Сугышлар китергән кайгы-хәсрәтнең авырлыгын үлчи торган бизмән бүгенге көнгә кадәр табылмаган һәм табылмас та, – дип башлады сүзен чараны алып барган иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов.

Сугышларда районыбызның бик күп ир-егетләре һәлак булган. “Ил кушкач барырга кирәк!” – дип сугышка киткәннәр һәм исән-сау әйләнеп кайта алмаганнар. Ни кызганыч, сугышлар әледән-әле кабатланып тора: 1941-1945 елларда Бөек Ватан, 1979-1989 елларда Әфган сугышы, 1994-2004 еллардагы Чечен конфликты... 2022 елда башланган махсус хәрби операция дә алардан аерылмый. Россия суверенлыгын саклау, иминлеген, халкының тыныч яшәвен тәэмин итү өчен көрәшә.

Атлар сөюче Виктор

Яңа Усы авылында туып-үскән Виктор Сергеев – гап-гади авыл егете. Ул 1982нче елның 4 июлендә Рита һәм Иван Сергеевлар гаиләсендә икенче малай булып дөньяга килә. Әнисе пешекче булып эшләгән “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбияләнеп, 1989 елда Яңа Усы гомуми белем бирү мәктәбенә 1 сыйныфка укырга керә. Мәктәптә уку елларында ул үзен тырыш, белемгә омтылучы укучы итеп таныта. Мәктәп, район күләмендә үткәрелгән чараларда, спорт ярышларында актив катнаша. Интеллектуаль ярышларда үзен тирән белемле, кызыксынучан, күпне белергә тырышучы егет итеп таныта. Кечкенәдән рәсемнәр ясарга ярата. Рәсемнәренең барысында да атларны сурәтли Виктор: аларның берсендә атлар томырылып алга чаба, икенчесендә яшел үләнле аланда утлап йөри, кайсында әле күптән түгел генә дөньяга килгән нәни колынын иркәли.

– Сыйныфташым Виктор белән без бергә уйнап үстек, мәктәпкә бергә йөрдек. Класста иң бәләкәй буйлылар Витя белән икәү идек, – дип истәлекләрен яңартты Людмила Игошева. – Ул бик тиз йөгерә иде. Ярышларда аның үкчәсе генә ялтырап кала иде, чаңгыда да бирешмәде. Ә ул ясаган рәсемнәрне күрсәгез... Алар искитәрлек матур була һәм барысында да диярлек атлар сурәтләнә иде. Виктор хәтта пластилиннан да атлар ясый иде! Сабан туйларында узган ат ярышларында да ул һәрвакыт беренче булып килә иде. Аның өчен атта йөрү, ат иярләү бик кадерле иде бугай. Бик туры сүзле булды ул. Виктор армиягә киткән көнне бик суык иде. Ул, нәкъ шушы фотодагыча, хәрби комиссариаттан елмаеп чыкты да саубуллашып китеп барды.

– Безнең ихатада ат һәрвакыт булды. Күрәсең, ул чорда көтүгә ат белән чыгу дәрәҗә һәм горурлык саналгандыр. Көтү чираты җиткәндә, Витя Олег дәдәсеннән ат сорап килә иде. Ул һәрвакыт елмаеп килеп керә һәм атны кичтән үк алып китә иде. Икенче көнне, көтүдән кайткач, атны китереп, рәхмәт әйтә иде. Атлар яратуы Викторның йомшак, самими һәм чиста күңелле булуын күрсәтә, – дип искә алды мәгариф ветераны Гөлсинә Пискунова.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 27 июнь саныннан укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев