Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда автобуста пассажирлар йөртүгә 8 мең лицензиянең 545е тапшырылган

29 июньнән лицензияләр реестрына кертелмәгән автобусларда пассажирларны йөртү тыелды.

Татарстанда 8 меңгә якын автобус хуҗасы пассажирлар йөртүгә лицензия алырга тиеш. Бүгенгә республикада 545 лицензия бирелде. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

«Татарстанда 17 556 автобус теркәлгән. ЮХИДИ мәгълүматы буенча, шуларның 11 904е предприятиеләр һәм оешмаларга, ә 5652се физик затларга карый. 3 июльгә белешмә буенча, эшләүче 545 субъект лицензия алган. Шуларның 191е – элеккеге лицензиатлар. 6542 автобус реестрга кертелгән», – диелә министрлык хәбәрендә.

Россиядә 1 мартта үз көченә кергән федераль закон нигезендә 29 июньнән лицензияләр реестрына кертелмәгән автобусларда пассажирлар йөртү тыела.

Әлеге закон бозылганда гражданнарга һәм вазифаи затларга - 50 мең, шәхси эшмәкәрләргә - 100 мең, юридик затларга 400 мең сум административ штраф салына. Лицензия кабат булмаганда, шул ук штрафлар билгеләнгән. Ләкин бу очракта транспорт чарасын конфискацияләү яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору каралган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/03/189193/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев