Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Хачапури

Райондашыбыз Айсылу Харисова хачапури рецепты белән бүлешә.

Кирәкле ингредиентлар: 1 стакан (180 мл) су һәм шул ук күләмдә сөт, 1,5 чәй калагы чүпрә, 1 чәй калагы шикәр комы, 2,5 чәй калагы тоз, 300 грамм он, 3 аш калагы сыек май, 500 грамм кавказ сыры һәм 300 грамм сулугуни сыры, 5 йомырка һәм 200 грамм чамасы акмай.

Тирән савытта су белән сөтне кушып, чүпрә салабыз. 10 минуттан соң катнашманы яхшылап болгатабыз һәм, шикәр комы, 1,5 чәй калагы тоз, он, сыек май салып, камыр басабыз. Камырны пакет белән каплап, 2-3 сәгатькә суыткычка куябыз. Ул арада эчлек әзерлибез.

Эчлек өчен кавказ сырын вакларга, ә сулугуни сырын кыргычтан чыгарырга кирәк. Сырга 1 чәй калагы тоз кушып, яхшылап болгатабыз.

Камырны биш кисәккә бүлеп, һәрберсен түгәрәк формасында җәябез. Камырга көймә формасын биреп, җәемнең ике башын чеметеп тоташтырабыз. Камыр уртасына эчлекне салып, кырыйларын 1,5 сантиметр калынлыгында бөклибез. Табага махсус кәгазь җәеп, хачапуриларны шунда тезәбез һәм 180 градускача җылытылган духовкада 15-20 минут пешерәбез. Аннан һәр хачапуриның уртасына йомырка сарысы һәм аның ике ягына акмай салабыз. Хачапури кырыйларына йомырка сарысын сөртәбез һәм кире духовкага тыгабыз. 10 минуттан хачапури әзер була. Тәмле булсын!

Фото  – А. Харисованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев