Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Табын күрке

Нәзилә Тучыбаевадан карбыз мармелады рецепты

Уртача зурлыктагы өлгергән карбызның аксыл кабыгы барлык авырлыкның 20-25% өлешен тәшкил итә. Ярый ла кош-корт асрап, мал-туарың булса. Шулкадәр кабыкны әрәм дә итәсе килми бит. Зәй шәһәрендә яшәү-че Нәзилә Тучыбаева карбыз кабыгыннан мармелад (цукаты) ясарга киңәш итә. Моның өчен 1,2 кг карбыз кабыгы алына. 300 мл су, 400 г шикәр комы, 1 лимон, 1 кап ванилин кирәк була. Карбызның яшел кабыгы салдырылган тыгыз аксыл өлешен шакмаклап турыйбыз. Барлык ингредиентларны кушып, үтә күренмәле йомшак халәткә килгәнче пешерәбез. Мин 3 сәгать чамасы кайнатам. 3-4 тапкыр 15әр минут кайнатып алырга да була. Пешкәч, сиробын иләк аша сөзәбез. Сиропны компотка кушарга була. Карбыз кисәкләрен тигез өслеккә җәеп, кибәргә куябыз. Сакларга куясы булсагыз, пыяла банканың өстен кәгазь яисә чүпрәк белән генә каплагыз.

Фото – Нәзилә Тучыбаеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев