Мөслим кызы Наташа Галиева “Мядзведзь” белорус ризыгы рецептын тәкъдим итте
Тәмлетамак

Мөслим кызы Наташа Галиева “Мядзведзь” белорус ризыгы рецептын тәкъдим итте

Башка милләт халыкларының ризыкларын да яратып әзерли мөслимлеләр

Кирәкле ингреди­ентлар: ярты килограмм бәрәңге, уртача зурлыкта­гы ике баш суган, 400 грамм ысланган казылык, ике аш калагы каймак, тәм буенча тоз, кыздырырга өч аш ка­лагы көнбагыш мае.

Әзерләү тәртибе. Су­ганны чистартабыз, ярымбоҗралап турыйбыз һәм табада кыздырабыз. Казылыкны уртача зур­лыкта шакмаклап турар­га кирәк. Тирән савытта бәрәңгене угычтан чыга­рабыз. Бәрәңге өстенә кыз­дырылган суганны, аның өстенә казылыкны салабыз. Тоз салып, яхшылап болга­табыз. Барысын да алдан әзерләнгән формага са­лабыз. Ризыкны порцион керамика чүлмәкләрдә дә пешерергә була. Өстен кай­мак белән сылыйбыз да ду­ховкада 30-45 минут чама­сы пешерәбез.

Тәмле булсын!

Фото – Наташа Галиеваның архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев