Өлеш рецепты
Бүген сезгә өлеш рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен бер данә йомырка, ике аш кашыгы сөт өсте, ике аш кашыгы көнбагыш мае, өч аш кашыгы акмай, өч аш кашыгы җылымса су, тәменчә шикәр комы, тоз. Барлык ингредиентларны бергә кушып, йомшак итеп камыр басабыз. Әзер камырны ярты сәгать ял иттереп алырга онытмагыз.
Эчлек өчен кирәкле күләмдә тавык ите, бәрәңге, суган, тоз, борыч кирәк булачак.
Камырны өлешләп җәеп, эчлек салып бөгәбез. Кечкенә бәлешләр формасына китереп 190 градус кайнарлыктагы духовкада 50 минут пешерәбез.
Тәмле булсын!
Фото:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев