Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Регина Сәлахова күмәч рецепты белән уртаклаша

Райондашыбыз Регина Сәлахова тәмле күмәч рецептын тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: 630 грамм он, 130 грамм шикәр комы, 7 грамм чүпрә, әз генә тоз, 300 миллилитр сөт, ике йомырка, 70 грамм акмай, бер кап ванилин.

Әзерләү тәртибе. Җылы сөткә чүпрә һәм ике чәй калагы шикәр салып, җылы урынга куябыз. Бераздан йомырка, тоз, ванилин, эретелгән май һәм калган шикәрне кушып болгатабыз. Катнашмага он кушып, камыр басабыз һәм җылы урында күтәрелергә калдырабыз. 

Камырны 13 өлешкә бүлеп, йөрәк формасында күмәчләр формалаштырабыз, йомырка сарысы белән майлап, өстенә шикәр комы сибәбез. 180 градустагы мичтә 30-35 минут пешерәбез. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото – Р.Сәлахованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев