Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кабак - конфет һәм икмәк-булкага бик яхшы алмаш

Татлы, ләкин аз калорияле. 100 грамм чи кабакта уртача 22 килокалорий бар

Ашарга яраклы йомшак өлешенең күпчелеген су тәшкил итә. Көзен кабак клетчаткага, С һәм В витаминнарына аеруча бай.

Кабакта күп күләмдә А витамины (бета-каротин) бар. Ул тире сәламәтлеге өчен бик кирәк. А витамины шулай ук күрү сәләтен яхшырта, иммунитетны ныгыта, холестеринны киметергә ярдәм итә.

Моннан тыш яшелчәдә сирәк очрый торган, кызыл һәм ак кан күзәнәкләре барлыкка килүгә ярдәм итүче Т витамины (карнитин) бар. Ул мускуллар үсешенә һәм артык майларны яндыруга йогынты ясый, шулай ук авыр ризыкның эшкәртелүенә ярдәм итә.

Кабак төше - магний, цинк һәм файдалы майлар чыганагы. Аларны ашлар, запеканкалар, боткалар, камыр ризыклары һәм файдалы десертлар өчен кулланырга мөмкин.

Шул ук вакытта кабак йомшагы югары гликемик индекска ия — әзерләнгән килеш 75 берәмлеккә кадәр. Шуңа күрә аны шикәр авырулы кешеләргә ашарга киңәш ителми.

Софья Солтанова фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев