Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Тәмлетамак

Эльвира Ермолаева чизкейк рецепты тәкъдим итә

Эльвира Ермолаевадан чизкейк рецепты.

Камыр болай әзерләнә: 180 г атланмайны кыргычта уып, 280 г он белән болгатасың. Уалучан камыр барлыкка килә. Шуңа 1 чәй калагы көпшәкләндергеч, 120 г шикәр комы, тәменчә тоз салып болгатабыз һәм, бер йомырка өстәп, камыр басабыз. Әлеге камырны табага җәябез, кырларын күтәрәбез. Камыр өстенә чәнечке белән тишекләр ясыйбыз һәм 20 минутка суыткычка куябыз.

Чизкейк эчлеге өчен 500 г каймак, 4-5 йомырка, 100 г шикәр комы, 2 аш кашыгы он яки 1 аш кашыгы крахмал кирәк. Әлеге ингредиентларның барысын бергә яхшылап болгатабыз һәм камыр өстенә салабыз. Эчлеккә үзегез теләгән җиләк салырга була. Чизкейкны духовкада 50-60 минут пешерәбез. 
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев