Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Баноффи-пай

Уңган хатын-кызлар әллә ниләр пешерә! Тугаш авылында яшәүче Миләүшә Хуҗина пешермичә генә әзерләнүче пирог рецептын тәкъдим итә. Мондый пирог баноффи-пай дип атала.

Кирәкле ингредиентлар: 300-350 грамм уалып торучы печенье, 100-120 грамм акмай, 4 аш калагы куертылган сөт (сгущенка), 1 банка кайнатып куертылган сөт (вареная сгущенка), 4 банан, 35 процент куелыктагы 300 миллилитр каймак, 300 грамм эремчекле сыр.
Әзерләү тәртибе. Печеньеларны ваклыйбыз да эретелгән май кушып болгатабыз. Диаметры 20 сантиметр булган табага әлеге катнашманы җәябез. Нигез ныклы булсын өчен аны 1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Крем өчен миксер ярдәмендә куертылган сөт, каймак, эремчек сырын бергә кушып яхшылап болгатабыз. Бананны түгәрәкләп кисәбез. Суыткычтан табаны алып, нигез өстенә куертылган сөтне сылыйбыз, өстенә бананнарны матур итеп тезәбез һәм тигез катлам итеп крем сылыйбыз. Кремнан бизәкләр дә ясарга була. Тиз әзерләнүче мондый пирогны балалар аеруча ярата. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X