Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Бакчаларда ташкабак өлгергән чорда гаиләне тәмле ризыклар белән сыйлап калыгыз

Ит фаршын файдаланып, ташкабактан да «голубцы» әзерләргә була

Кирәкле ингредиентлар: зур булмаган 3-4 ташкабак, 600 грамм ит фаршы, 80 грамм дөге, 100 грамм сыр, 1 суган, 1-2 тырнак сарымсак, укроп һәм петрушка кебек яшел тәмләткечләр, тәменчә тоз һәм борыч. Яшь ташкабакларны, кабыгын чистартмыйча, һәркайсын калын булмаган түгәрәкләргә кисеп чыгарга.  Фаршка бүрттерелгән дөге, вак итеп туралган суган, сарымсак һәм яшел тәмләткечләрне, тәменчә тоз һәм борыч салып бутарга. Бу дөгеле фаршны һәр ташкабак кисәге өстенә салырга. Соңыннан кисәкләрне яңадан бер-берсе белән тоташтырып, итле ташкабакны табага яткырып куярга. Шул рәвешле, бер табага 3-4 ташкабак сыярга мөмкин. Табаны газ миченә куйганчы өстенә каймаклы соус салырга кирәк. Моның өчен 300 грамм каймакка 1 аш кашыгы кетчуп, тәменчә тоз һәм борыч, 100 грамм су салып болгатырга һәм ташкабаклар өстенә агызырга. Өстенә угычта уылган сыр сибәргә. Газ мичендә пешерергә.  Пешеп җитәр алдыннан табаның капкачын ачып ташкабакларны кызартырга була.

Хания Султанова фотосы

Чыганак: Атна вакыйгалары сайтыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев