Үткәннән бер мизгел
Фотокадр

Үткәннән бер мизгел

Бу рубрикада Мөслимнең ретро фотолары тәкъдим ителә

Мөслим районы пионерлар һәм укучылар йорты каршында фотографлар – әтиле-уллы Хазбулатовлар беренчеләрдән булып фото төшерергә өйрәтү түгәрәге оештырды. Ул чорда иң популяр булган “Смена” фотоаппаратының төзелешен өйрәнү бара. Сулдан уңга түгәрәк әгъзалары: Альберт Иванов, Валерий Фёклин, Фәнис Гыйльфанов һәм Адонис Кашапов. 1961 ел.

Фотоны Мөслим авылыннан Альберт Иванов тәкъдим итте.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев