Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үткәннән бер мизгел

Үткәннән бер мизгел

Бу рубрикада ретро фотолар тәкъдим ителә.

2012 елның август ае. Татар халкы элек-электән үзенең тырыш һәм эшчән булуы белән аерылып торган. Йортын салган, агачлар утырткан, балалар үстергән, бөтен көчен биреп, тырышып дөнья көткән. Үзләренең балаларына да яшьтән үк шундый тәрбия биргәннәр, хезмәт сөючән итеп үстергәннәр. 
Абзарларын тутырып мал-туарын асраган, кош-кортын үстергән. Бик булдыклы, тырыш гаиләләр хуҗалыкларында бал кортлары үрчеткәннәр, умарта тотканнар. Андыйлар бер генә минутларын да әрәмгә уздырмаган. Үз алдына максат куйган шундый эшчән кешеләрне яратам, хөрмәт итәм мин. 
Бу фотосурәттә нәкъ шундый кешене күрәсез сез. Ул – безнең эшчән кияү Дилүс. Рәхәтләнеп дөнья көтә. Әнә ул маллары өчен кышка алдан ук әзерлек эшләре алып бара. Афәрин! 
Фотоны  Мөслимнән Фәнисә Гыйльметдинова тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев