«Зарница 2.0», Алабуга: Мөслим гимназиясе командасы 3 нче урынны яулады
Мөслим гимназиясенең сыйныф җитәкчесе Ләйсән Фахертдинова җитәкчелегендә «Воины 3Б – Патриоты» командасы әлеге уеннарда, ныклы әзерлек күрсәтеп, 9 команда арасында 3 нче урын яулады
24 апрель көнне Алабуга махсус икътисади зонасында «Зарница 2.0» бөтенроссия уенының зона туры узды. Мөслим гимназиясенең сыйныф җитәкчесе Ләйсән Фахертдинова җитәкчелегендә «Воины 3Б – Патриоты» командасы әлеге уеннарда, ныклы әзерлек күрсәтеп, 9 команда арасында 3 нче урын яулады.
Бу — бердәм эш, тырышлык һәм көчле команда рухын чагылдырган лаеклы казаныш. Безнең уңышлар — бердәмлек, тәртип һәм үзара ярдәмләшүнең югары нәтиҗәләргә китерүенең ачык мисалы. Бу гади генә медаль түгел, ә безнең тырышлыгыбыз һәм команда рухыбызның танылуы. Әлеге тәҗрибә киләчәктә яңа казанышлар һәм җиңүләр өчен ныклы нигез булсын. Ярдәм күрсәткәннәре өчен гимназия директоры Азат Мирзаяновка, Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре фәне укытучысы Заһир Галиевкә, тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Равилә Шәрифуллинага, «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирлек бүлеге җитәкчесе Рәмилә Кашаповага зур рәхмәт", - дип язалар Мөслим гимназиясеннән.
Видео - Мөслим гимназиясеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев