Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Мәгариф

Татарстан мәктәпләре физика һәм химия өчен 2 млн сумга кадәр грант алачак

Татарстан Хөкүмәте мәктәпләргә ярдәм итүнең яңа чарасын раслады. «Мәктәптә физик-химик алгарыш» гранты ике юнәлешне үз эченә ала

Мәктәпләргә 1 млн һәм 2 млн сумлык грантлар биреләчәк

Имтиханнарда һәм олимпиадаларда укучылары югары нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләр 1 млн сум күләмендә грант ала алачак. Ә заманча лаборатория булдыру өчен 2 млн сумга кадәр грант бирү каралган.

Ел саен һәр категория буенча 30ар грантка кадәр бирү планлаштырыла. Конкурста республикадагы дәүләт һәм муниципаль мәктәпләр катнаша алачак.

Грант биргәндә нинди күрсәткечләр исәпкә алына

Мәктәпләрне бәяләгәндә ОГЭ һәм ЕГЭ нәтиҗәләре, укучыларның олимпиадалардагы казанышлары, педагогларның квалификациясе, инновацион эшчәнлек һәм инфраструктураның торышы исәпкә алыначак.

Чыганак: Биектау районы яңалыклары

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев