Табиблар белән очрашу: егет-кызларга җенси җитлегү турында
Гинеколог Айгөл Нассер белән кызларның җенси җитлегү мәсьәләләренә багышланган мөһим һәм файдалы очрашу узды
Мөслим лицеенда узган чарага педагоглар һәм яшүсмерләр җыелды. Әңгәмә барышында табиб үсмерлек чорында кыз баланың организмында баручы физиологик һәм психологик үзгәрешләр турында җентекләп сөйләде. Шәхси гигиена, күрем циклы, эмоциональ үзгәрешләр һәм катлаулы чорда яшүсмергә ничек ярдәм итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Гинеколог җенси җитлегүнең үсешнең табигый этабы булуын ассызыклады һәм бу чорга аңлап, ышаныч белән карарга кирәклеген билгеләп үтте. Очрашу җанлы диалог форматында узды: катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, шәхси киңәшләр ала алдылар. Чарада катнашучылар мондый очрашуларның үз сәламәтлегеңә һәм тәнеңә җаваплы караш тәрбияләүдә әһәмиятле булуын билгеләп үттеләр", - дип хәбәр итәләр Мөслим урта мәктәбеннән.
Мөслим гимназиясендә 7-11 сыйныф егетләре өчен табиб-дерматолог Илгиз Латыйпов «Үсмер малайларга җенси тәрбия бирү» темасына әңгәмә үткәрде.
"Бу очрашу егетләр өчен дөрес мәгълүмат алу һәм үзләрен борчыган сорауларны бирү өчен кыйммәтле мөмкинлек булды. Мондый чаралар сәламәтлеккә янаган куркынычларны кисәтергә, киң таралган хаталардан сакланырга һәм мәктәп, гаилә белән медицина учреждениеләре арасындагы бәйләнешне ныгытырга ярдәм итә. Очрашуның нәкъ менә урта һәм өлкән сыйныф малайларына юнәлтелүе аеруча әһәмиятле, чөнки җаваплы тәртип нигезләре нәкъ шушы яшьтә формалаша", - дип язалар Мөслим гимназиясеннән.
Фотолар - район үзәге мәктәпләре архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев