Сынауларга әзерләнәләр
20 декабрьдә районыбызның 9 һәм 11 сыйныф укучылары «Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән аңлыйк!» исемле акцияда катнаштылар
Акциянең максаты - укучыларны әзерләү сыйфаты турында объектив мәгълүмат алу мөмкинлеген бирү, шулай ук акциядә катнашучылар җибәргән типик хаталарны анализлау.
" Әзерлек этабында математика укытучыларының район методик берләшмәсендә 2025 елда фән буенча имтихан эшләрен башкарганда типик хаталарга анализ ясалды, шулай ук 2026 елгы контроль үлчәү материалларының үзенчәлекләре каралды", - дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.
Акциянең төп этабы Мөслим лицеенда үткәрелде. Чара барышында чыгарылыш сыйныф укучылары, катнашучылар роленнән тыш, аудиториядә һәм аудиториядән читтә оештыручыларның, җәмәгать күзәтүчеләренең ролен дә үтәделәр. Тикшерүне уздырганнан соң, имтиханда катнашучылар белән типик хаталарны анализлау үткәрелде.
Фотолар - район мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев