Студентлар белән очрашу
Быел бу көн 29 нчы гыйнварга туры килде
Традиция буенча Мөслим гимназиясе үзенең чыгарылыш укучыларын җыйды. Быел бу көн 29 нчы гыйнварга туры килде.
Кичәне оештыручы Альфира Әлфисовна, Гөлшат Марсовна һәм 9 в сыйныфы укучылары очрашуга килгән элеккеге укучыларыбыз өчен кызыклы һәм истәлекле булсын дип, зур тырышлык куйдылар.
Студентларыбыз укулары, сайлаган профессияләре, яңа коллективта очраган авырлыклар һәм аларны җиңү юллары турында сөйләделәр.
Укучылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Студентлар укытучылар коллективына төпле белем биргәннәре өчен зур рәхмәт җиткерделәр.
Очрашуга килүчеләр уеннарда бик теләп катнаштылар, концерт номерлары ямь өстенә ямь бирде.
Еллар узган саен гимназия белән ара ерагая, ләкин мәктәп еллары турындагы истәлекләр югалмый.
Фото – Мөслим гимназиясеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев