Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Мөслим урта мәктәбендә Әтиләр көне узды

Ярышлар бик күңелле һәм дустанә атмосферада үтте

 

Әтиләр үзләренең спорт осталыкларын гына күрсәтеп калмадылар, ә балаларына яхшы үрнәк тә булдылар. Көчле алкышлар, шатлыклы авазлар яңгырап торды. Һәр уенчы җиңүгә омтылды, әмма иң мөһиме – бердәмлек һәм дуслык җиңде.


Сыйныф җитәкчеләре әтиләрне бәйрәм белән котлады һәм аларга бу көнне мәктәп тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук, волейбол ярышларында җиңүче команданы игълан иттеләр һәм аларга мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар бергәләшеп фотога төштеләр. Бу көн әтиләрнең күңелләрендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Мондый чаралар гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне җылытырга ярдәм итә. Алдагы көннәрдә дә мәктәптә әтиләр көненә багышланган кызыклы һәм файдалы чаралар үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев