Мөслим укучылары Вил Усманов концертында булдылар
Мәгариф

Мөслим укучылары Вил Усманов концертында булдылар

Концертта заманча эстрада җырлары hәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган патриотик җырлар янгырады

15 октябрь көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең җыр hәм театр сәнгате бүлеге укучылары Татарстанның халык артисты Вил Усманов концертын карадылар.

"Концертта заманча эстрада җырлары hәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган патриотик җырлар янгырады. Укучылар җырчыга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, Вил Усмановтан истәлекле бүләкләр алдылар", - дип хәбәр итәләр Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

Фото - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев