Мөслим лицеенда хезмәт һәм ял лагеры эшли башлады
Мәгариф

Мөслим лицеенда хезмәт һәм ял лагеры эшли башлады

Хезмәт һәм ял лагеры вакытында укучылар матурлыкны сакларга өйрәнәләр

2 июнь көнне Мөслим лицеенда 6-7 нче сыйныф укучылары өчен хезмәт һәм ял лагеры эшли башлады. Лагерь вакытында укучылар мәктәп территориясенә утыртылган чәчәкләргә сулар сибәләр, чүбен утыйлар.

Шулай ук китапханәдә китапларны ремонтлауда ярдәм итәләр, сыйныфларны җыештыралар, төрле экскурсияләрдә һәм белем бирү проектларында катнашалар. 

Фото – Мөслим лицееннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев