Югары нефть мәктәбендә иң тырыш, кыю һәм белемгә омтылучы укучыларны хөрмәтләделәр!
Мәгариф

Югары нефть мәктәбендә иң тырыш, кыю һәм белемгә омтылучы укучыларны хөрмәтләделәр!

В.Н. Матвеев исемендәге Халыкара фән олимпиадасы тәмамланды. Ул ике айга якын, 9 февральдән 28 мартка кадәр дәвам итте һәм финалга 464 мәктәп укучысын җыйды. Аларның якынча 60ы Казахстан, Беларусь, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Монголиядән килгән иде

 Укучылар җиде юнәлеш буенча — физикадан алып кытай теленә кадәр көч сынаштылар. Нәтиҗәләр ике яшь төркемендә ясалды.

 8–9 сыйныф укучылары дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар. Ә 10–11 сыйныф укучылары өчен бу — Әлмәт дәүләт технология университетының Югары нефть мәктәбенә укырга кергәндә өстәмә мөмкинлек тә:
 җиңүчеләргә — 10 балл
 призёрларга — 7 балл
өстәлә.

 Белем бәйгесендә Мөслим укучылары да катнашты һәм югары нәтиҗәләргә иреште.

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 8А сыйныф укучысы Үтәбаев Марат физика фәне буенча җиңүче булды. Маратның укытучысы - Лилия Минниярова.

Мөслим лицееның 10А сыйныфы укучысы Камил Исламов математика буенча - җиңүче,  физика буенча призер. Камилнең остазы - Илмира Гыймранова.

Мөслим гимназиясенең 8Б сыйныфында белем алучы Альберт Сибгатуллин физика фәненнән призлы урын яулады. Укытучысы - Ринат Әгъләмов. 

 Мөслим горурлыгы булырлык укучыларга һәм аларның остазларына яңа фәнни үрләр, илһам һәм зур уңышлар телибез!

 Фотолар – Мөслим урта мәктәбе, Мөслим лицее һәм Мөслим гимназиясе архивыннан.
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев