Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Мөслим лицее укучылары сыйныф сәгатендә «Аргамак» ат спорты комплексы тренерлары белән очрашты

Теләге булган һәркем комплекска экскурсиягә килеп, атлар һәм ат спорты дөньясы белән якыннанрак таныша ала

Мөслимдә эшләп килүче “Аргамак” комплексы хезмәткәрләре – Резеда Шәфыйкова һәм Кирилл Петреченко укучыларны ат спорты, ат төрләре белән таныштырды. Балалар әлеге чарада атта дөрес йөрү серләрен дә үзләштерде. Комплекс тренеры Кирилл Петреченко укучыларга видеоролик күрсәтте. Атны, гомумән, хайваннарны яраткан балаларның күңелләре матур, гамәлләре яхшы була дип белми әйтмиләрдер.

– “Аргамак” ат спорты комплексы – Мөслимебез горурлыгы. Комплекста барлыгы ике дистәдән артык ат тәрбияләнә. Шуларның унысы – конкур атлары, тагын унысы – балалар йөри торган атлар, алтысы – юртаклар. Балалар бу җан ияләрен аеруча үз итә. “Аргамак” ат спорты комплексында шөгыльләнүче балалар белән даими ярышларда катнашып киләбез, – ди ат спорты комплексы җитәкчесе Фазаил Вәлиев.

Атнаның чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 14:30 сәгатьтә атта йөрү түгәрәкләре үткәрелә. Теләге булган һәркем комплекска экскурсиягә килеп, атлар һәм ат спорты дөньясы белән якыннанрак таныша ала.

Лилия Шәймиева репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев