Мөслим гимназиясе укучылары ачыклаган микроорганизм штаммнары Новосибирскида өйрәнеләчәк
Мәгариф

Мөслим гимназиясе укучылары ачыклаган микроорганизм штаммнары Новосибирскида өйрәнеләчәк

Балаларның остазы, биология укытучысы Ләйсән Бариева, конкурс аша Россиянең 100 укытучысы арасына керде һәм укучылар белән тикшеренү үткәрү өчен махсус җыелма алды

Бөҗәкләрдә авыру китереп чыгаручы микроорганизмнарны ничек табарга? Мөслим гимназиясенең «Экокалейдоскоп» экологик берләшмәсенә йөрүче укучылар ике ай дәвамында шушы сорауга җавап эзләде.

Тикшеренүдә 10 нчы «Б» сыйныфы укучылары Зөһрә Мөхәммәтҗанова, Сәидә Афзалова, Айназ Галимова, Аделина Ильясова һәм Азамат Кашапов катнашты. Алар ачыклаган, югары активлык күрсәткән микроорганизм штаммнарын алга таба өйрәнү өчен Новосибирскидагы Химик биология һәм фундаменталь медицина институтына җибәрделәр. Укучылар үз проектларын ике көн дәвам иткән йомгаклау Бөтенроссия конференциясендә дә тәкъдим иттеләр.

Балаларның остазы, биология укытучысы Ләйсән Бариева, конкурс аша Россиянең 100 укытучысы арасына керде һәм укучылар белән тикшеренү үткәрү өчен махсус җыелма алды.

Әлеге эш «Гражданнар фәне һәм авыл хуҗалыгы өчен генетик технологияләр» программасы кысаларында башкарылды. Программаны 2025–2027 елларда Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлегенә караган Химик биология һәм фундаменталь медицина институты Россия Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашыра.

Фотолар – Мөслим гимназиясеннән.


Нет комментариев