Малайзиядә булып кайтты
Мөслим лицееның 9 “В” сыйныфы укучысы Нурислам Мотыйгуллин Малайзиядә узган “Друзья” Халыкара яшьләр лагеренда катнашты
Әлеге лагерьда Татарстаннан Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучы 100 бала ял иткән.
– Сәфәр җәйнең дәвамы булды. Лагерьда Казандагы Малайзия яшьләр оешмалары вәкилләре белән таныштык. Сайлап алу турында һәркем волонтерлык стажировкасы, укыту һәм лагерьга иҗади әзерлек үтте, – ди Нурислам.
Яшь дипломатлар Куала-Лумпурдагы Рус йортында булганнар, төрле өлкәләрдә илләр хезмәттәшлеге буенча проектлар эшләүдә катнашканнар, концерт куйганнар.
– Мондый халыкара инициативалар балаларга уникаль тәҗрибә бүләк итә һәм Россия белән Малайзия яшьләре арасында дуслыкны ныгыта, дип уйлыйм. Нурисламның бу чарага чакырылуын белгәч, башта ышанмый тордык. Бу конкурс турында без Алдынгылар хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рәмилә Кашаповадан белдек. “Ни булса шул булыр, көчемне сынап карыйм”, дип кенә башлаган иде Нурислам, ахыры без көткәннән дә күңеллерәк булды. Улыбыз белән горурланабыз! Ул үз тырышлыгы белән чит илне күреп кайтты. Алдынгылар хәрәкәтенә, чараны оештыручыларга, вожатыйларга балаларга халыкара лагерь оештырганнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! – диде Нурисламның әнисе Зилә Мотыйгуллина.
Нурислам конкурста туризм буенча проект эше белән катнашкан. Беренче этап онлайн-форматта узган: гариза тутырганнар, проектны тәкъдир иткәннәр һәм видеоролик әзерләгәннәр. Катнашучылар инглиз телендә резюме юллаган. Конкурсның икенче этабында Нурислам Казанга әңгәмәгә барган.
– Сайлап алу туры узып, 7-9 августта “Дуслар” халыкара лагереның Казан этабына чакырылуым да минем өчен көтелмәгән хәл булды. Биредә без Малайзия делегациясе белән очраштык, командалар белән проект эшләдек. Ә иң истәлеклесе Малайзия короле белән очрашу булды! Очрашу югары дәрәҗәдә узды, анда Малайзия кунакларына рус белән татар халкының күңел җылысын күрсәттеләр, – дип истәлекләрен уртаклашты Нурислам.
Фото – Мөслим лицее архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев