Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мактаулы исем белән!

Мөслим гимназиясе укытучысы Ләйсән Бариева мактаулы исемгә лаек булды.


Мөслим гимназиясенең биология укытучысы Ләйсән Бариева Казан шәһәрендә Укытучы һәм остаз елын рәсми төстә ябу тантанасында катнашты. Ике ел рәттән бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган укучылар әзерләгән мөгаллимгә "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге чарада яшь мөгаллимнәр, остазлар һәм укытучылар династиясе вәкилләре белән очрашты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайлап алган 5 остаз арасында Ләйсән Фәһәметдин кызы да бар.

"Хезмәтемә олы бәя биргән ТР Рәисе Рөстәм Нургалиевичка, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга һәм аның командасына, район башлыгы Альберт Хуҗинга, мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллинага зур рәхмәт", - дип яза Ләйсән Бариева үзенең шәхси сәхифәсендә.

 Фото - Л.Бариеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев